Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Бар җирдә дүрт ел фасылы:

Кыш, яз, көз һәм җәй.

Син, дустым, аларны бел

Булсаң да бик бәләкәй.

 

Җәйге яллардан соң  «Күңелле татар теле» клубы үз эшен дәвам итте.  Бүген нәни дусларыбыз ел фасылларын өйрәнде.«Өен тап», «Бу кайчан була?» «Кем тизрәк» уеннары ярдәмендә  яңа сүзләрне үзләштерү күңелле һәм җиңел булды.