Городская детская библиотека - филиал № 6

Әкият дөньясы - серле йомгак

15 нче сентябрь көнне Муса Җәлилнең фашистларга каршы көрәштәше Абдулла Алишның тууына 114 ел тула. Ул татар язучысы, балалар күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылган әкиятләр иҗат иткән. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.

Бүген без 42нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызны Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Аның китапларына күзәтү ясап «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятен җанландырып укыдык. «Куян кызы» әкияте мотивы буенча эшләнгән мультфильм балаларга бигрәк тә ошады.

Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.