Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Август аенда бал, алма, чикләвек Спасы билгеләп үтелә.

42 нче санлы "Алмагач" балалар бакчасында Бөек Спаска багышлап үткәрелгән бәйрәмдә без дә "Китаплы иртә" проектыбыз белән катнаштык.

Балаларны Мөҗәһитнең "Баллы җәй", Флера Мәрдәнованың "Әкиятләр", Ринат Мәннәннең "Кызыл күбәләк", Айсылу Имамиеваның "Тиен белән Аю", Роберт Миңнуллинның "Алма бабай" китаплары белән таныштырдык.

Нәни дусларыбыз китапларда язылган әкият, шигырьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм төсле кәгазьләрдән оригами ысулы ярдәмендә күбәләк ясарга да өйрәнделәр.

Бәйрәм бик күңелле һәм файдалы үтте.