Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Җәйге “Китаплы иртә" проектының эшчәнлеген дәвам итеп, без 42 нче санлы "Алмагач" балалар бакчасына килдек.

Бүген нәни китап сөюче дусларыбызны Флера Мәрдәнованың "Керпе ничек энәле булган?" һәм "Жирафның муены, филнең борыны, куянның колаклары кайчан озынайганнар?" әкиятләре белән таныштырдык.

Әкиятләрне балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. "Керпе ничек энәле булган?" әкиятендәге нәни керпенең хәйләкәр төлке алдында югалып калмавына сокландылар. "Жирафның муены, филнең борыны һәм куянның колаклары кайчан озынайганнар?" әкиятендә исә балаларга җәнлекләрнең үзара дус-тату булулары ошады.
Очрашу ахырында нәни укучыларыбыз төсле кәгазьләрдән үзләренә иң ошаган әкият героен ясадылар.

Китаплы иртә бик күңелле һәм файдалы үтте.