Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Нәни дусларыбызны "Ел китабы - 2022" бәйгесендә катнашучы китаплар белән таныштыру максатыннан "Китаплы иртә" проекты эшен дәвам итеп 66нчы балалар бакчасына юл алдык. Бүген без Л. Нурлының "Дәү әнидә кунакта", Ә. Габдерәшитованың "Тылсымлы дөнья", Г.Хәйдәрованың "Аю баласы Тәп-тәп", Т.Шәмсуаровның "Җырчы чикерткәләр" китапларына күзәтү ясадык. Әлеге китаплар үзләренең зәвыклы эшләнеше белән балаларның игътибарын җәлеп итеп, мавыктыргыч, сихри дөньяга алып кереп китте. Тәрбияви, кызыклы шигырьләр, әкиятләр балаларда әти-әнигә, туган илгә, өлкәннәргә карата ихтирам, китап укуга кызыксыну уятыр дип ышанып калабыз.