Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Кояшлы, җәйге иртәне тагын да күңеллерәк итү өчен без «Идел буе халыклары әкиятләре» китабын алып 42нче балалар бакчасына юл алдык. Матур рәсемле, кызыклы әкиятләрдән торган әлеге китапны нәни дусларыбыз бик тә яраттылар. Башкорт халкының «Ятим төлке» әкиятенең геройларын җанландырып уку балаларның кызыксынуларын тагын да арттырды. Уңай һәм тискәре геройларны аерып, аларга бәя биреп, гадел, ярдәмчел булырга кирәклеген төшенделәр. Китаплы иртә файдалы, күңелле үтте.