Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы иртә

Җәйге “Китаплы иртә" проектын дәвам итеп, бүген без 31 нче санлы балалар бакчасына юл алдык.

Нәни китап сөюче дусларыбызны Флера Мәрдәнованың "Гармунчы бакалар" исемле китабына кергән "Боз, пар һәм су бәхәсе" әкияте белән таныштырдык. Әкиятне балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Дуслык, бердәмлек турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында нәни укучыларыбыз әкият эчтәлеге буенча аппликация ясадылар.

Китаплы иртә балалар күңеленә хуш килде.