Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы балачак

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның китапка карта булган кызыксынуларын тагын да арттыру максатыннан җәйге “Китаплы иртә" проектын ачып җибәрәбез. Әлеге проект кысасында “Ел китабы 2021“ конкурсында катнашучы китаплар белән таныштырачакбыз.
Бүген без 42 нче номерлы балалар бакчасына юл тоттык. Гөлнара Хәйдәрованың "Аю баласы Тәп-тәп" китабын нәни дусларыбызга тәкъдим иттек. Әкиятне укыгач, балалар аны бик теләп сәхнәләштерделәр дә. Китаплы иртә балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.