Городская детская библиотека - филиал № 6

Балалар иртәсе "Бәйрәм бүген!"

26 нчы апрель көнне балалар китапханәсендә Г.Тукайга багышланган балалар иртәсе узды. Чара барышы электрон презентация ярдәмендә үтә. Иң элек китапханәче балаларны Г. Тукайның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра: Г.Тукайның кечкенә чагы ничек үткәне, ничә яшьтән беренче шигырьләрен яза башлавы һәм балалар өчен нинди әкиятләр язганы турында сөйләнде. Соңыннан балалар башкаруында Г.Тукайның  шигырьләре сөйләнде: “Бала белән күбәләк”; “Шаян песи”; “Бичара куян”; “Гали белән кәҗә” һ.б. Чара ахырында балалар башкаруында “Туган тел” җыры яңгырады. Балалар иртәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.