Городская детская библиотека - филиал № 6

«Хуш киләсең, Сабантуй!»

Бүген Г. Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркы 6 нчы мәктәп яны лагеры балаларының шат авазларыннан яңгырап торды. Чөнки без алар өчен "Хуш киләсең, Сабантуй!" исемле күңелле уен программасы оештырдык.
Балалар "Чүлмәк вату", "Капчык киеп йөгерү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Сукыр аучы" дип аталган уеннарда бик теләп катнаштылар, иптәшләренә көч биреп тордылар.
Чара бик күңелле узды. Балалар күтәренке кәеф һәм бүләкләр белән таралышты.

35 кеше катнашты.