Савыт-сабалар
Бүген “Күңелле татар теле” клубында нәни дусларыбыз савыт-саба исемнәре белән таныштылар. Узган дәрестә өйрәнелгән төсләр, саннар, күплек сан кушымчалары да ныгытылды. “Яшеренгән савытны тап”, сюжетлы-рольле “Кибеттә” уеннары яңа сүзләрне үзләштерергә тагын да ярдәм иттеләр.Телгә карата кызыксынулары артты. Әлеге очрашу балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.