Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле "Ашамлыклар"

Дәштем бүген кунаклар.

Кунакларым – курчаклар.

Табын кордым мул итеп,

Куйдым чәен, кәнфитен. (Р.Корбан «Кунаклар»)

 Бүген, күңелле татар теле клубына йөрүче дусларыбыз, ашамлыклар темасына караган сүзләр өйрәнделәр. Кунакка килгән Белмәмешкә ярдәм итеп, аны сыйлап кунак иттеләр. Кайсы ашамлыкны «ашарга», «эчәргә» кирәклеген уеннар аша ныгыттылар.Табышмакларга җавап табып зирәклекләрен күрсәттеләр. Ә инде җырлы-биюле ял минуты балаларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.