Городская детская библиотека - филиал № 6

Мин - балачак иленнән!

Кунакларны бик яраткан
Электән безнең халык.
Юмарт, диеп, уңган, диеп,
Килгән күптән макталып.
Бүген "Апуш" исемендәге балалар үзәк китапханәсендә "Китаплы балачак" проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның беренче кунагы, әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш һәм "Бәллүр каләм" премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Әдип кызы Шәрапова булды.
Очрашуга килгән нәни китап сөючеләр, укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар шагыйрәнең тылсымлы китап дөньясына сәяхәт кылды. Балалар аның шигырьләрен сөйләде, җырларын җырлады.  Йолдыз апа исә, үз чиратында, яңа гына табадан төшкән китабыннан шигырьләр укыды.  Балаларны кызыксындырган кызыклы сорауларга да җавап бирде.
Җыр - биюгә үрелеп барган бүгенге чарабыз балалар күңелендә шигърияткә, китап укуга теләк уятыр, очрашудан алган хис-тойгылар хәтерләрендә бик озакка сакланыр дигән теләктә калабыз.