Яшелчә, җиләк-җимеш
Яз –витаминнар кирәк чак! Ә яшелчәләр витаминнар чыганагы булып тора. Бүгенге шөгылебезне яшелчә, җиләк-җимешләрне өйрәнүгә багышладык. Яңа сүзләрне балалар бик теләп өйрәнде. «Яшелчәне тап», «Бу нәрсә?», «Кем тизрәк» уеннары яңа сүзләрне истә калдырырга ярдәм итсә, күзләрне бәйләп тәме буенча яшелчә, җиләк-җимешне тану уены телне үзләштерергә кызыксынуны арттырды. «Бар матур бакча» җырлы-биюле ял минуты шөгыльне тагын да җанландырып җибәрде.