Городская детская библиотека - филиал № 6

Мәдәни мирасны буыннан-буынга

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт, бәйрәмнәр, сәнгать җимешләре, безнең рухи мирасыбыз. Аны буыннан-буынга җиткерү төп бурычыбыз.
    Бүген халык иҗат йортында "Халкыбыз хәзинәсе" дип аталган татар мәдәнияты фестивале узды. Безнең китапханә "Мәдәни мирасны буыннан-буынга..." дип аталган интерактив китап күргәзмәсе белән катнашты. Күргәзмәдә татар халкының тарихын, телен, сәнгать төрләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган китаплар, экспонатлар урын алды.
   Күргәзмәдәге декоратив кул эшләре фестивальдә катнашучыларны сокландырды, кызыксыну уятты.