И, мөкатдәс туган телем
Туган телем син - йөрәк җылысы,
Туган телем син - күңел тойгысы,
Туган телем син - тарих баскычы,
Туган телем син - белем ачкычы.
Халыкара туган тел көне уңаеннан "13нче гимназия - интернат" укучылары өчен "Түгәрәк уен" оештырдык. Милләт киемнәрен, ашларын, җырларын уеннар аша тану, татар һәм рус халкының "Түбәтәй", "Капкалы", "Варим уху", "Земля - вода - небо" уеннарын уйнау туган телләргә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уятты.