Городская детская библиотека - филиал № 6

"Каләмне корал итеп.."

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 116 ел. Муса Җәлил дигәндә - татар халкы, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Шул уңайдан 22нче гимназиянең 5нче сыйныф укучылары белән «Тамчы шоу» интеллектуаль уены уздырдык.Уенда «Дуслык» һәм «Йолдызчык» командалары көч сынашты. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.