Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

42 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз татар телен бик теләп, кызыксынып өйрәнәләр. Бүген елның төрле вакытында киелә торган киемнәрне өйрәндек. "Әйе” “Юк”, “Нәрсә артык?”, “Ярдәм ит!” уеннары яңа сүзләрне тизрәк истә калдырырга булышты. “Кая безнең куллар?” җырлы–биюле ял минуты кәефләрне тагын да күтәрде.