Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Күңелле татар теле клубында янәдән кечкенә дусларыбыз белән очраштык. Бүген без кеше төзелешен өйрәндек. Һәр яңа сүзне уеннар аша истә калдырырга тырыштык. Табышмакларга җавап табып Алсу исемле кызның рәсемен ясадылар. «Борын, авыз, колак» хәрәкәтле уены балаларга бигрәк тә ошады. Шөгыль бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте.