Городская детская библиотека - филиал № 6

Рухи мирасыбыз сакчысы

Разил Вәлиев — татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.
4 январь көнне шагыйрь Разил Вәлиевка 75 яшь тулды. Шул уңайдан 22нче гимназиянең 4нче сыйныф укучылары өйчен «Рухи мирасыбыз сакчысы» дип аталган шигъри сәгать узды. Укучылар язучының биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Аның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр тыңладылар. Балалар өчен язылган китапларына күзәтү ясалды.
Разил Вәлиев иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты. Якташыбызга иҗат чишмәсенең саекмавын, күп еллар дәвамында берсеннән-берсе матур әсәрләре белән безне куандырып торуын телибез.