Городская детская библиотека - филиал № 6

Кыш Бабайда кунакта

Сезнең Кыш Бабайда кунакта булганыгыз бармы? Ә менә безнең китап укучы дусларыбыз бүген янәдән Кыш Бабай белән очрашып, төрле уеннар уйнау бәхетенә ирештеләр. Көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, тылсымлы капчыгына баллы күчтәнәчләр тутырып, кызыклы уеннар әзерләп каршы алды ул аларны. Балаларның тапкырлыгын да, җитезлеген дә тикшерде. Кыш Бабай белән уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, ә күчтәнәчләре тагын да сөендерде.