Городская детская библиотека - филиал № 6

"Моң тулган минем җанга"

Бүген без шигърият сөюче яшь дусларыбыз белән Рәмзия Галимҗан кызы Вәлиеваның шигъри галәменә сәяхәт иттек. Чара барышында балалар аның тормыш юлы, иҗаты, китаплары, әле табадан гына төшкән матур-матур шигырьләре, җырлары белән таныштык. Китап укучыларыбыз үзләре дә күчтәнәчкә шигырьләр әзерләп килгәннәр иде.

Үзара җылы аралашу белән үрелеп барган очрашу, балаларыбыз күңелендә бик озак сакланыр дигән теләктә калабыз.