"Кем нәрсә ярата?"
"Әни һәм бәби" клубы үзенең эшен дәвам итә.
Бүген безнең нәни дусларыбызны укымышлы Ябалак каршы алды. Балалар аның серле сандыгын ачып татар халкының "Кем нәрсә ярата? " әкияте белән таныштылар. "Без песи балалары" уены аларны тылсымлы аланга алып килде. Анда төрле хайваннар белән очрашып лото, "Кем тизрәк", "Пазл җыябыз" уеннарын уйнадылар.
Шөгыль кызыклы һәм файдалы үтте.