Городская детская библиотека - филиал № 6

"Кышкы урман балкый"

Бүген безнең китапханә 66 нчы балалар бакчасында кунакта булды.

 
 "Шигъри уку минутлары" дип исемләнгән чарабыз кыш фасылы, кыш айлары, аның билгеләре белән танышудан башланып китте.
 
"Суык" әкиятен тыңлаганнан соң, шигырьләр укып, төрледән - төрле уеннар уйнап, вакытның ничек узганын сизми дә калганбыз. 
 
Нәни укучыларыбыз өчен оештырылган китап күргәзмәсе дә игътибарсыз калмады. Тәрбияче апалары белән һәрбер китапны карап, аңа кыскача гына күзәтү ясадылар.
 
Ә без үз чиратыбызда аларга яңадан-яңа китаплар алып килергә вәгъдә бирдек.