Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга телне өйрәткәндә күбрәк кызыклы уеннар уйнау, күрсәтма әсбапларны күпләп куллану телне үзләштергәндә сизелерлек нәтиҗә бирә.
Бүгенге шөгыльдә без көзге урманга сәяхәткә чыктык. Анда яшәүче урман дусларыбызны тавышларыннан танып белдек. Кызыклы уеннар аша аларның татарча атамаларын истә калдырдык. Ә Абдулла Алиш әкияте буенча «Койрыклар» мультфильмы белемнәребезне тагын да ныгытты.