Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Җәйге яллар артта калды. "Күңелле татар теле" клубы янәдән үз эшен башлап җибәрде. Яңа уку елында татар теле дәресләренә 42 нче балалар бакчасының 7нче төркем тәрбияләнүчеләр йөри. Бүгенге шөгыль кунаклары, Алсу белән Марат, нәниләребезгә бигрәк тә ошады. Алар үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар. Уеннар аша яңа сүзләр өйрәнелде. Шөгыльдә балалар бик теләп катнаштылар.