Городская детская библиотека - филиал № 6

"Китаплы балачак"

Бүген без 42 нче балалар бакчасынада тәрбияләнүче нәни дусларыбызны Шәмсия Җиһангированың “Өлгер ай” китабы белән таныштырдык.
Ай өлгер була аламы икән? Кем хаклы – олылармы, әллә кечкенәләрме? Мәче безгә кирәклеген ничек белдерә? Кемгә ничә яшь тулганын ничек белергә? Нигә мактанчык булырга ярамый? Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләрендә балаларга бу турыда үзенең киңәшләрен бирә.
Китап укучы дусларыбыз, әлеге сорауларга җавапларны белергә теләсәгез сезне китапханәбездә көтеп калабыз