Городская детская библиотека - филиал № 6

"Китаплы балачак"

"Китаплы балачак" исемле җәйге проект үз эшен дәвам итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның китапка карата булган кызыксынуларын тагын да арттыру максатыннан 66 нчы номерлы балалар бакчасына юл тоттык.

Александр Дорофеевның "Урман әкиятләре"н сәхнәләштереп, Идел буе халыкларының төрле уеннарын уйнап бик тә күңелле ял иттек. Әлеге очрашу балаларның хәтерендә бик озак сакланыр дип уйлыйбыз.