Китаплы балачак
«Маймыллар әфлисун яратамы? Әнидән тәмле әйберне ничек сорап алырга? Кәҗә килсә, аны ничек куып җибәрергә? Замана песиләре нәрсә белән уйнарга яраталар? Бал кортлары ни өчен бии-бии оча?» - кебек сорауларга җавапны 42нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз, Илсөяр Иксанованың «Ел китабы – 2020» конкурсында катнашучы «Биюче бал корты» китабыннан таптылар.