Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы балачак

   Җәйге проект  «Китаплы балачак» кысасында «Ел китабы - 2020» конкурсында катнашучы китаплар белән таныштыруны  дәвам иттек. Бүген без Александр Дорофеевның «Урман әкиятләре» дип аталган әдәби-нәфис басмасы белән 42 нче балалар бакчасында кунакта  булдык. Балаларны серле урман дөньясына алып кереп, анда яшәүче хайваннар белән таныштырдык. Керпе Иванович, төлке Люся, бүре Сережа, Тиенкәй кебек әкияти геройлары белән танышып, алар биргән киңәшләргә сабыйлар колак салдылар, урман кагыйдәләрен өйрәнделәр. Бик тә файдалы, кызыклы очрашу булды.