Городская детская библиотека - филиал № 6

"Ел китабы- 2020"

Китапханәбездә «Ел китабы -2020» конкурсында катнашучы китаплар белән таныштыруны дәвам итәбез.

  15 нче мәктәп укучылары белән Алинә Бикмуллинаның “Йолдызлар шулай куша” дип исемләнгән китабына күзәтү ясадык. Шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси кебек  тиктормас егет хакындагы хикәяләрен укыдык.

 Рөстәм Галиуллинның “Биш “ике”ле” әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган. Аларда балалар өчен бик таныш булган – планшетсыз тора алмаган Айдарны да, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне дә, күңел күзе ачылган Айнурны да, спортчы Камилне дә, намусы уянган Әскәрне дә – тагын бик күп геройларны очратырга мөмкин иде.