Городская детская библиотека - филиал № 6

"Бездә бүген Сабантуй"

Бүген бездә сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй.

Борынгы гореф-гадәтләребезне дәвам итеп, безнең китапханә 8 нче мәктәп укучылары өчен “Бездә бүген Сабантуй” бәйрәмен оештырды.

Сабантуй  Батыры белән Шүрәле оештырган “Чүлмәк вату”, “Ат чабышы”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашык белән су ташу”, “Аркан тартыш”, “Күз бәйләп уенчык кисү” кебек уеннарында балалар сынатмады, актив катнашып, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Бәйрәм күңелләрдә ниндидер күтәренкелек өстәп, ел буена җитәрлек шаян көч бирде.