Городская детская библиотека - филиал № 6

Китаплы балачак

   Җәйге проект “Китаплы балачак” кысасында “Ел китабы 2020 “ конкурсында катнашучы китаплар белән таныштыруны дәвам итеп Лиана Әмирханованың “Үстерә торган китап” басмасы белән  42нче балалар бакчасына юл тоттык.

  Балаларның тизрәк үсү теләге булуын белгәч, аларга үзебезнең киңәшебез итеп әлеге китапны тәкъдим иттек. Кызыклы шигырьләрне укып, шул геройлар кергән уеннарны уйнадык. Балаларның кызыксынуы арта гына барды. Китапханәбезгә әти-әниләре белән килеп, әлеге китапны алып уку теләген белдерделәр.