Городская детская библиотека - филиал № 6

"Әкияттә-кунакта"

Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла.

Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен дисезме?

Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади, укырга да кызыклы. Аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар.

Бүген безнең китапханәбезгә килгән балалар да тылсым, могҗиза дөньясына чумды. Келәм-очкыч, елак Куян, Крокодил Гена, акыллы Ябалак һәм башка әкияти геройлар белән бергә “” квест-уенда катнаштылар. Балаларның белеме, зирәклеге, осталыгы авыр хәлдә калган Куянга үз йортын табарга ярдәм итте.Ә әкият геройлары балаларны янәдән китапханәгә чакырып калды.