Балалар иртәсе "Муса абый - балаларның якын дусты"
15 нче февраль көнне уку залында Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе узды "Муса абый - балаларның якын дусты". Иң элек балаларга М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Соңыннан балалар үзләре әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, "Түбәтәй" уенын уйнадылар һәм "Әтәч" җырын башкардылар.