Городская детская библиотека - филиал № 6

Тукай- мәңге сүнмәс йолдыз

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

                                Шәүкәт Галиев “Тукайга”

 

  Тукайга 135 ел тулу уңаеннан  без 42нче балалар бакчасы белән  “Тукай- мәңге сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән әдәби – музыкаль  кичә үткәрдек . Чарада Г.Тукайның тормыш сәхифәләре яңартылды, әкият геройлары булып киенеп  әсәрләре сәхнәләштерелде. Бәйрәм кичәсе халык җырлары белән үрелеп барды.