Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

 “Күңелле татар теле” проекты үз эшен дәвам итә. Бүгенге дәрестә балалар татарча санарга, саннарны җөмләдә кулланырга өйрәнделәр. “Әйе” “Юк”, “Саннарның өен тап!”, “Санның ике як күршесен әйт” уеннары дәресне тагын да җанландырды. Музыкаль-хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барган шөгыль балаларга телне үзләштерүгә тагын бер этәргеч булды.