Городская детская библиотека - филиал № 6

Татар теле - шагыйрьләр теле

Табигать кышкы озын йокыдан уянып килгән, көннәр озайган, бар тереклек тә инде җанланырга әзерләнгән чорда – март аеның соңгы атнасында, һәр елны бөтен Рәсәй буенча “Балалар китабы атналыгы” үткәрелә.

Бүген без шушы атналыкны ачып җибәрү йөзеннән язучы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова белән очрашу үткәрдек. Чарага килгән 15 нче һәм 16 нчы мәктәпнең әдәбият сөюче укучылары аның белән якыннан аралашып,  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

Хезмәтен балаларга, милли-җанлы ул-кызлар тәрбияләүгә багышлаган Нурзия ханым, балачак хәтирәләреннән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, балаларга бүгенге эшне иртәгә калдырмаска, белемгә омтылырга, китап сөяргә, олыларга-кечеләргә мәрхәмәтле булырга кирәклеген әйтте.