Городская детская библиотека - филиал № 6

Йорт хайваннары һәм кошлары

   Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чит тел өйрәнү җиңелләрдән түгел. Ә менә уен формасында оештырылган дәресләр тел белән кызыксынуны көчәйтә, дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. «Күңелле татар теле» түгәрәгендә дә телне өйрәнү уеннар аша алып барыла.

    Бүгенге дәрестә йорт хайваннарының исемнәре кабатланды. Яңа лексикадан «Йорт кошлары» өйрәнелде,  күплек сан формасы алынды. «Йорт кошларының тавышын таны»,  «Нәрсә артык?», «Нәрсә җитми?», «Бу хайванмы, кошмы?» кебек уеннар аша яңа материал җиңел үзләштерелде. Дәрес бик  күңелле узды.