Күңелле татар теле
Бүген 42нче балалар бакчасына Йомшаккай кушаматлы авыл песие кунакка килде. Ул үзенең дуслары (ат, сыер, сарык, кәҗә, эт һ.б.) белән таныштырды. Дәрес дәвамында «Йорт хайваннарының тавышын таны», «Нәрсә артык», «Нәрсә җитми» кебек уеннар үткәрелде. Уеннар аша балалар хайван атамаларын бик тиз исләрендә калдырдылар. Дәрес бик күңелле узды.