Городская детская библиотека - филиал № 6

Туган телем - иркә гөлем

Туган җирем – Идел буе,
Һәркемнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Ул – халкыбызның рухи көзгесе.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә инде 21нче февраль – Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 нчы балалар китапханәсендә «Туган телем – иркә гөлем» дип аталган татар халык авыз иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Шәһәребезнең сәнгать мәктәбе һәм 22 нче гимназиянең 5нче сыйныф укучылары катнашты.Чарада төрле милләт киемнәрен, ашларын, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен искә төшерделәр. Кичә җыр, бию, кызыклы сораулар, уеннар белән үрелеп барды. Күмәкләшеп «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.
Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итү, үз ана телебездә сөйләшеп аны саклап калу. Кешенең туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында сөйли.