Городская детская библиотека - филиал № 6

"Муса Җәлил- безнең күңелләрдә"

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан “ Муса Җәлил – балалар дусты” дип исемләнгән  чарабызга 42 нче балалар бакчасыннан нәни дусларыбызны чакырдык. Шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты, кечкенә чакта булган кызыклы хәлләре турында мәгълүмат бирелде. Чара “кызыл ромашка” таҗларындагы биремнәрне үтәп, җыр-уеннар белән үрелеп барды. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, шагыйребез иҗаты буенча белемнәрен тагын да баету,устерү өстендә эш алып барылды. Нәниләребез, героебызның иҗатын өйрәнүне алга таба да дәвам итүләрен әйттеләр. Зур уңышлар телик аларга. Балалар иртәсе бик күңелле узды. Чара ахырында балалар Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

 21 бала катнашты.