Городская детская библиотека - филиал № 6

"Күңелле татар теле"

Китапханәче 35-нче балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Күңелле татар теле" түгәрәге дәресе уздырды. Балалар "Әйдәгез танышабыз"; "Син кем?"; "Физкультминут"; "Дөрес әйт" кебек уеннар уйнадылар.
Балалар бик актив катнаштылар һәм дәрес ахырында татар халык уены "Кулъяулык" уйнадылар.

Чараның максаты: балаларда татар телен өйрәнү теләген уяту, татарча аралашу күнекмәләрен үстерү.Патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

15 кеше катнашты