Городская детская библиотека - филиал № 6

Виртуаль-йөрү "Безнең урамда бәйрәмнәр күп"

Балаларга татар телен өйрәтү максатында 13 нче номерлы гимназия укучылары өчен 6 нчы китапханәдә 30 нчы декабрь көнне «Безнең урамда бәйрәмнәр күп» дип аталган виртуаль чара үтте. Чара китапханәче тарафыннан Түбән Кама турында шигырь уку белән башланып китте. Аннары балаларга шәһәрнең Кама елгасы ярында төзелүе турында сөйләде һәм бергәләп Түбән Кама буенча виртуаль-сәяхәткә барырга тәкъдим итте. Балалар китапханәче белән бергәләп виртуаль сәяхәткә барып кайттылар. Виртуаль рәвештә балалар шәһәр проспектларында, урамнарында, яңа елча бизәлгән паркларында һәм скверларында булдылар.

Балаларга әлеге чара бик ошады, алар китапханәдән күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.