Городская детская библиотека - филиал № 6

Китап күрсәтү күргәзмәсе

   Балаларга Р.Сәлахның “Мәрҗән”, “Зебра”; Муса Җәлилнең рус теленә тәрҗемә ителгән “Дед Мороз”, “Сказка о венике”; Р.Миңнуллинның “Малайлар-шалайлар” китапларыннан кызыклы шигырьләр укылды. Ә инде А.Гыймадиевның “Селфи таягы” китабындагы әсәрләрне балалар кызыксынып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында “Йөзек салыш” уенын уйнадылар.

   Балаларга татарча шигырьләр уку, татар халык уеннары уйнау, рус телле балаларда татарча аралашу теләге уята.