«Татар теле мәдәнияте көне»
Бәйрәм татар теле мәдәнияте көне уңаеннан оештырылды. Милли чараны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Ак калфак хатын-кызлар” оешмасы белән берлектә оештырды. Безнең китапханә татар халкының гореф-гадәтләрен, яшәү мөһитен чагылдырган күргәзмә әзерләде. Шулай ук татар халкының тормышы, көнкүреше, йолалары турында презентация белән чыгыш ясады.