Городская детская библиотека - филиал № 6

"Күңелле татар теле"

Бүген 6-нчы балалар китапханәсендә кечкенә нәниләребез өчен "Күңелле татар теле" түгәрәге узды.
Балалар өчен "Кибеттә" дигән темага дәрес үтте. Күлмәк, чалбар, тун, башлык, итәк кебек яңа сүзләр өйрәнделәр.
Дәрес дәвамында "Киемнәр кибете" дигән уен үткәрелде. Ә инде дәрес ахырында нәни дусларыбыз "Акбай туган көнгә бара" дигән мультфильм карый алдылар.

Барлыгы - 15 кеше катнашты.