Городская детская библиотека - филиал № 6

"Мин мактанчык түгел!"

Бүген 42-нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен "Мин мактанчык түгел!" дип исемләнгән яңгыравык укулар үтте. Балалар Роберт Миңнуллинның "Сабантуйда", "Ипекәй", "Булышчы", "Почмакта торам", "Помидор белән булган бер кызык вакыйга" кебек шигырьләрен кызыксынып тыңладылар. Балалар укылган шигырьләр буенча сорауларга җавап бирделәр.