Городская детская библиотека - филиал № 6

Пушкин әкиятләре балалар өчен

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буынга таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата.


Бүген 6 нчы балалар китапханә хезмәткәрләре 41 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен шагыйрьнең кыскача биографиясе һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннары Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт үткәрделәр. Балалар серле һәм тылсымлы дөньяга чумдылар!
Тылсымлы имән янында булдылар, галим мәче, патша Салтан һәм А. С. Пушкинның башка әкият геройлары белән очраштылар. Соңыннан нәни дусларыбыз "Алтын балык" әкият герое белән фотога төштеләр.

https://vk.com/nk_biblioteka6?w=wall-151008663_2257%2Fall