Городская детская библиотека - филиал № 6

Петр Максимилльянович Дульский

Дистанционная работа

ТАССР оешуның 100- еллыгы уңаеннан,

сезнең игътибарга рәссам, укытучы, галим, полиграфист, музей эше белгече, сәнгать белгече, этнограф, нәшир һәм журналист Петр Дульскийның китапларын тәкъдим итәбез.

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Петр Максимилльянович Дульский – ХХ гасырның беренче яртысында Казан сәнгать мәктәбенең иң күренекле вәкилләреннән берсе; Казан губернасы һәм совет Татарстанының сәнгать һәм архитектура тарихы буенча күпсанлы хезмәтләр язып, Татарстан сәнгать белеменә нигез салган һәрьяклы талант иясе.

Ул, республикада китап бастыру эше үсешенә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертеп, хаклы рәвештә, Казан сәнгать белеменә төп нигез салучы булып санала.

Аның төп казанышы, Казанның совет чоры сәнгать белгече П.Е.Корнилов әйткәнчә: «Яшьләрне сәнгатьне яратырга һәм аңа хезмәт итәргә өйрәтүдә».

Сез Петр Дульскийның әлеге һәм башка китапларын Татарстан республикасы милли электрон китапханәсендә таба аласыз. 

https://vk.com/nk_biblioteka6?w=wall-151008663_1998%2Fall